Уеннар логотибын эшләүгә конкурс

Уеннар логотибын эшләүгә конкурс
2020 елның 3 сентябрендә Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы һәм Россиянең Махсус Олимпиадасы ярдәмендә Оештыру комитеты
2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына логотип ясау буенча конкурс игълан итте.

Конкурс таләпләре буенча Уеннар логотибы үзенә Махсус Олимпиада хәрәкәтенең кыйммәтләрен алырга, аны җәмгыять эчендә популярлаштыруга һәм җәелдерүгә булышырга, спортны дөнья җәмәгатьчелеген берләштерү һәм аның әгъзаларының талантларын һәм сәләтләрен ачыклау өчен шартлар тудыру коралы сыйфатында алга этәрергә, шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге өчен илнең уңай образын һәм аның милли характерын символлаштырырга тиеш. Конкурс документлары белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Конкурста 16 яшьтән узган физик затлар катнаша ала. Конкурс бөтенроссия дәрәҗәсендә өч этапта уза:

  • 1 этап — заявкалар бирү этабы (2020 елның 3−30 сентябре):

Конкурс һәм конкурс документациясе турында мәгълүмат урнаштыру һәм дизайн-проектларны кабул итү.

  • 2 этап — сайлап алу этабы (2020 елның 1−9 октябре):

Конкурс таләпләренә туры килүче дизайн-проектларны сайлап алу, иң яхшы 3−5 дизайн-проектны билгеләү, конкурсантларның дизайн-проектлар өстендә эшләп бетерүләре, дизайн-проектларга бәя бирү һәм конкурс җиңүчесен билгеләү.

  • 3 этап — соңгы этап (2020 елның 15 октябре):

Нәтиҗәләрне игълан итү һәм конкурс җиңүчесен акчалата премия белән бүләкләү.

Жюри өч җиңүчене билгеләде: аларның идеяләре профессиональ дизайнерлык агентлыклары тарафыннан эшләнеп бетереләчәк, ә соңрак тагы бер кат конкурс комиссиясе хөкеменә тапшырылачак. «Җиңгән» идеяләрнең авторлары:

1. Мәскәүдән Игорь Горелышев
2. Самарадан Валерий Сазонов
3. Казаннан Нияз Хәйруллин
Конкурсның приз фондын җиңүчеләр арасында тигез итеп бүләргә дигән карар кабул ителде.


Всемирные зимние игры Специальной Олимпиады Казань 2022
Copyright © 2022 Специальная Олимпиада России
Все права защищены