Яңалыклар
Спартакиада Спорт

Вероника Майорова: "Ярышларда тренерлар, ә өйдә – гаилә ярдәм итә»

Вероника Майорова спорт белән Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1нче мәктәп-интернатында шөгыльләнә башлады. Башта өстәл теннисы һәм бадминтон буенча спорт секцияләре булды, анда Вероника физкультура укытучысы Андрей Юрьевич Бычков җитәкчелегендә шөгыльләнде. Ул мәктәп, район, бөтенроссия ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган. Ә 2019 елда Вероника үзенең бадминтон буенча партнеры белән бергә Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында иң көчлеләр өчлегенә керде.

Моннан тыш, яшь спортчы футбол уйный, үзен юнифайд-флорболда сынап карый, ә спортның кышкы төрләре буенча Спартакиадада чаңгы ярышларында катнаша. Вероника сүзләренчә, аңа төрле спорт төрләрен сынап карау кызык. 2020 елда Россия махсус олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге Вероника Майорованы «Лидер-атлет» исеменә раслады.

Ул өйдә яки башка шәһәрдә чыгыш ясыймы – бу мөһим түгел, дип билгеләп үтте спортчы. Вероника спартакиадага әзерлек турында сөйләде: алар күбрәк шөгыльләнә башлады, атнага 2-3 тапкыр. Дәресләр мәктәп территориясендә үтте. "Ярышларда тренерлар, ә өйдә гаилә ярдәм итә", - диде спортчы.