Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Александра Лисицына: Спорт – ул зур бәхет

Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы программасы үз эченә берничә спорт төре буенча ярышларны ала, шуларның берсе – карда йөргечләрдә йөгерү. Кичәге алдан үткәрелгән ярышларда лидерлыкны Архангельск өлкәсеннән килгән Александра Лисицына яулаган иде. Спорт белән мавыгучы кыз күнекмәләр ясау һәм ярышларда катнашу белән генә чикләнми, ул әле тагын пешекче-официант һөнәрен дә үзләштерә.

Александра Россиядәге Махсус Олимпиаданың спорт ярышларында мәктәптә укыган чагында катнаша башлаган. Аның тренерына физкультура укытучысы Сергей Александр улы Хромов әйләнгән. Спортчының яраткан дисциплиналары – бочче һәм карда йөргечләрдә йөгерү. Зур халыкара ярышлардагы беренче медальләрен ул Вельск махсус (коррекция) мәктәп-интернатында укыганда яулаган. 2017 елда Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакидасында уңышлы чыгыш ясап, Александра 2018 елда илнең җыелмасы составында бочче һәм юнифайд-бочче буенча Европа турнирында катнашкан. Бельгиядә ул ике көмеш медаль яулаган – шәхси һәм парлы зачетта.

Интернатта Александра мәктәпнең спорт тормышында да, иҗади тормышында да катнашырга өлгергән – ул бәйрәмнәрдә мавыктыргыч хореография номерлары белән чыгыш ясый булган.

2019 елда Александра мәктәпне тәмамлаган һәм Северодвинск шәһәренең сәнәгать техникумына “пешекче-официант” белгечлеге буенча укырга кергән. “Мин ашарга әзерләргә һәм продуктлар белән эшләргә яратам. Ә официант һөнәрендә миңа кешеләр белән аралашу ошый”, – дип сөйләде ул.

Спортчы кыз сүзләренә караганда, уку – спортка, спорт укуга комачауламый. “Иң мөһиме – дәресләрне калдырмаска һәм зачетларны вакытында тапшырырга. Җитди сәбәпләрсез укырга бармый калмаска һәм спорт өчен бер-ике сәгать булса да табарга, – ди Александра. – Инде мәктәп елларыннан ук дусларым минем ничек итеп яхшы укырга һәм шул ук вакытта ярышларда да катнашырга өлгерүемне сорыйлар иде. Түземлек, тырышлык, күнекмәләр кирәк”.

Казанда узучы турнирда Александра карда йөргечләрдә йөгерү ярышларында катнаша. Былтыр Төмәндә үткән Бөтенроссия Спартакиадасында ул 400 метр дистанциясендә – алтын, ә 800 метрда көмеш медаль яулаган. Спортчы бу юлы да җиңәргә ниятли: “Монда килгәнче башта бары бер уй иде – бернигә дә карамыйча җиңәргә”. Яннарында булмасалар да, Северодвинсктагы дуслары һәм тренерының күңелдән җан атулары аңа ярышларда көч өсти.

Спорт Александра тормышында зур роль уйный һәм мөһим урын алып тора. “Башта мин спортның нәрсә икәнен, ни өчен аның, әйтик, йөзү белән шулай соклануларын белмәдем, ә аннан соң аңардан башка яшәп булмавын аңладым. Мин бер урында утырып тора алмыйм, миңа хәрәкәтләнергә кирәк. Мин үземне спортта таптым, ул минем өчен зур бәхет!” – ди ул.