Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Күңел күтәренкелеге һәм уңышлар!

Бүген Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары старт алды. “Локомотив” спорт комплексында чаңгы узышлары, “Свияга калкулыклары” тау чаңгысы комплексында тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар старт алды.
 
Җиңел һәм авыр чаңгы спорты

Чаңгы узышлары Спартакиада кысаларында иң масштаблы спорт төре – ярышларда 200 якын атлет катнашачак. Ачылу тантанасына Россиянең 30 төбәгеннән делегацияләр килгән иде. Тантана башлануын спортчылар алкышлап каршы алдылар. 

– Казанга рәхим итегез! Бүген чаңгы ярышлары өчен һава торышы менә дигән! Барыгызны да спорт бәйрәме белән котлыйм! Барыгызга да уңышлар һәм күңел күтәренкелеге телисем килә! – дип мөрәҗәгать итте командаларга Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

– Сезгә уңышлы стартлар телим. Чаңгы юлында очрашырбыз, иң көчлесе җиңсен! – дип уңышлар теләде спортчыларга ярышларның төп хөкемдары Елена Кудряшова.

Россия һәм Татарстан гимны яңгыраганнан соң, атлетлар ирекле стиль белән 50 метр, 500 метр, 2,5 километр һәм 5 километр дистанцияләренә стартка әзерләнү өчен, чаңгы юлын тикшерергә киттеләр. Тәннәрен язып алгач, спортчылар рәхәтләнеп журналистлар белән аралашып алдылар.

– Миңа чаңгы спорты ошый. Кайвакыт бу җиңел, кайвакыт авыр – гадәттә бу арганда яки начар һава торышы торганда була. Мин төрле ярышларда катнашам, иң озын дистанциям – 5 километр. Бүген мин 2,5 км дистанциясе ярышларында катнашам, ә башка көннәрдә – эстафетада. Трасса миңа ошады. Монда киләсе елга да киләсе килә, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Вязьмадан  (Смоленск өлкәсе) килгән 16 яшьлек Ангелина Кузнецова.

“Локомотив”та атлетлар өчен трасса янында махсус “бокслар” әзерләгәннәр, алар анда ярыш башланганын көтеп тора ала. Һәрбер команданы берничә тренер озатып йөри.

– Безнең командабыз Ханты-Мансийск, Сургут һәм округның башка шәһәрләре спортчыларыннан тора. Команда яхшы итеп чыгыш ясау, югары нәтиҗә күрсәтү өчен килде. Бүген спортчыларыбыз 500 метр, 2,5 километр һәм 5 километр дистанцияләрендә йөгерделәр. Призлы урыннарга өметләнәбез, – дип сөйләде физкультура укытучысы Вячеслав Шуматбаев. Ул төп тренер Борис Летин белән Ханты-Мансийск автоном округында акыл үсешендә үзенчәлекләр булган яшь спортчыларны әзерләү белән шөгыльләнә. – Бөтенроссия Спартакиадасының өстенлеге – бирегә төрле шәһәрләрдән күп спортчылар килүендә. Алар белән ярышып һәм аралашып, спортчыларыбыз зур уңай тәҗрибә алырга мөмкиннәр. Максатыбыз – киләсе елда узачак Махсус Олимпиадага сайлану.

– Безнең делегациябезгә 2019 елда төбәк ярышларында җиңгән 8 спортчы керә. Чаңгычыларыбыз командасы өч кешедән тора. Алар барысы да 40 яшьтән өлкәнрәк, интернатларның психоневрологик бүлекләрендә яталар. Минем “укучым”  Михаил Куприн бүген 2,5 км араны үтте, – дип сөйли Зимёнки урта мәктәбенең (Муром районы, Владимир өлкәсе) физкультура укытучысы Владимир Сидоров. – Михаил һәм мин дәресләр алып барган интернатта тәрбияләнүче тагы 11 спортчы төбәгебездә интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган спортчыларга шартлар тудырылган барлык 15 спорт төре буенча уздырылган ярышларда даими катнашалар. Соңгы елларда мондый атлетлар өчен күбрәк чаралар уздырылу күңелле хәл. Алар күп итеп һәм ныклап шөгыльләнәләр, һәм аларның казанышларын билгеләп үтүләре шатлыклы хисләр тудыра.

“Локомотив”та узган ярышлар төштән соң тәмамланды. Бүләкләү тантанасы тантаналы шартларда “Буревестник” спорт комплексының мәйданчыгында узды.

Буранлы, матур, әкияти!

Шулай ук бүген “Свияга калкулыклары” тау чаңгысы комплексында Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында тау чаңгысы спорты һәм сноубординг буенча ярышлар башланды. Ярышларда алтмыштан артык спортчы катнаша.

– Хөрмәтле катнашучылар, хөкемдарлар, әти-әниләр, волонтерлар, кунаклар һәм бүген “Свияга калкулыклары” нда узучы бәйрәмгә кушылучылар, барыгызны да сәламлим! Россия Федерациясе һәм Татарстанга биредә шундый югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә алуыбызга рәхмәтемне белдерәм. Һәм шуны искә төшерәсе килә, Махсус Олимпиада – ул чикләүләрсез спорт. Аның ярдәмендә һәркем барына да ирешә ала! – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Россиядәге Махсус Олимпиаданың тау чаңгысы спорты буенча өлкән тренеры һәм киңәшчесе, тау чаңгысы спорты буенча спорт остасы Кристина Головенко.

Спортчыларны сәламләгәндә, Татарстан Республикасының сноуборд федерациясе президенты Денис Белов аларга һава торышы белән бәхет елмаюын билгеләп үтте:

– Казанга рәхим итегез! Кар бик әйбәт! Мәйданчыкларны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт. Үзләре күренмәсә дә, эшләре күренә. Спортчыларга уңышлар! Һәркем үзе теләгән нәтиҗәгә ирешсен. Ә без сезгә карап өйрәнербез!

Мәйданчыктагы экспертлар билгеләп үткәнчә, тау битләрен бик яхшы әзерләгәннәр, ә беренче ярыш көне иң югары дәрәҗәдә үтте.

– Миңа эшнең ничек оештырылганы, ярдәм итүләре, старт урыннары, автобуслар, чишенү бүлмәләренә кадәр озатулары ошый. Хәзер трассаны өйрәнергә, каршылыкларны ничек итеп яхшырак әйләнеп узарга икәнен карарга кирәк, – дип сөйләде Мәскәүдән килгән 48 яшьлек спортчы Антонина Бобкова. Ул тау чаңгылары белән 19 яшьтән бирле шөгыльләнүен, бик күп ярышларда катнашуын һәм җиңүен сөйләде. Спортчы берничә спорт төре, шул исәптән дзюдо белән дә шөгыльләнә. Әлеге спорт төрендә ул 2019 елда Абу-Дабида узган Махсус Олимпиадада алтын медаль яулаган.

– Кәефем шәп. Трассада бераз буталдым, ә болай бар да яхшы. Тау чаңгысы спорты белән 2013 елдан бирле шөгыльләнәм, шул вакыттан бирле өч тапкыр чемпион булдым. Монда да яхшы итеп чыгыш ясарга телим, – дип уртаклашты үз кичерешләре һәм өметләре белән яшь спортчы Николай Фёдоров.

– Бик матур, әкияти урын. Буранлап торса да, күңелләр көр! Безгә монда ошый. Соңрак милли ашларны татып карарга планлаштырабыз, – дип сөйләде 12 яшьлек сноубордчы Надежданың әнисе мәскәүле Ирина Фирсанова.

Көндезге өчләргә таба “Свияга калкулыклары” комплексында узган спорт чаралары программасы тәмамланды. Ике ярыш буенча да ярышлар 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.