Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Александр Иванов: “Чыгыш алдыннан бераз дулкынланам, тик күбрәк нәтиҗә турында уйлыйм, һәм үземне тамашачыларга күрсәтергә телим”

Бүген Казанда узучы Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасында фигуралы шуу буенча ярышлар старт алды. Турнирда катнашучылар арасында Санкт-Петербургтан килгән 16 яшьлек Александр Иванов та бар. Фигуралы шуу белән 5 ел элек кенә шөгыльләнә башлавына карамастан, Александр инде Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья һәм Европа уеннарында җиңүче булып өлгергән, һәм аның тупланмасында алтын медальләр аз түгел.

Петербургның яшь спортчысы уңышлы рәвештә берничә зур халыкара ярышларда чыгыш ясаган, тик иң истә калганы аның беренче турниры – 2017 елда Австриядә узган Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары булган. “Анда бик матур иде!” – дип искә алды Александр.

Тизлек таләп итүче спортны – роликлар, тимераяклар, велосипед һәм скейтта шууны Александр балачактан ярата. Санкт-Петербургның Махсус Олимпия комитетына мөрәҗәгать итәргә аңа аның мәктәбендәге физкультура укытучысы киңәш иткән. Фигуралы шуу секциясендә Александр 11 яшьтә шөгыльләнә башлаган. Инде якынча бер елдан ул Австриядәге ярышларда, аннары Финляндиядә узган турнирда, ә 2020 елда Махсус Олимпиаданың Швециядә үткән Бөтендөнья пре-уеннарында (“пре-игры”) катнаша. Элек спортчының чыгышлары икенче дәрәҗәдәге катлаулыкта булса, хәзер – дүртенче дәрәҗәдә. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Швециядә ул үзенең “Фигаро” дип аталган яраткан ирекле программасы белән чыгыш ясаган.

“Секциягә килгәч, аның бар да тиз һәм яхшы килеп чыга башлады”, – дип искә төшерә Александрның әнисе Татьяна. Аның сүзләренә караганда, Махсус Олимпиада хәрәкәтендә һәм ярышларда катнашу ярдәмендә аның улы күпкә дисциплиналы, җаваплыга әйләнгән, нәтиҗә турында күбрәк уйлый башлаган.

Александр атнасына 5 тапкыр күнекмәләр ясый. Тик коронавирус пандемиясе моңа үзенең төзәтмәләрен керткән – чикләүләр чорында спортчы өйдә шөгыльләнгән һәм программаларны кабатлаган, ә җәй көне түләүле шугалакларга йөргән. Татьяна сөйләвенчә, тәнәфестән соң Александр бозга бик шатланып чыккан һәм программаларны искә төшергән. Аңа иртәнге алтыда торыга туры килсә дә, ул хәзер күнекмәләрне калдырмаска тырыша. “Йокы килә, тик без торабыз һәм шугалакка барабыз”, – дип билгеләп үтте Татьяна.

Спортчы сүзләренә караганда, ул бозга чыгар алдыннан дулкынлана. Тик ул күбрәк нәтиҗә, яхшы әйберләр турында уйларга тырыша, һәм үзен тамашачыларга күрсәтергә тели.

Үзенең кумирлары дип Александр Алексей Ягудин, Алина Заһитова һәм Евгения Медведеваны атый, ул шулай ук зур кызыксыну белән Дмитрий Алиев һәм Михаил Коляда чыгышларын күзәтә.

Хәзер Александрның максаты – фигуралы шууда катлаулыкның бишенче дәрәҗәсенә күтәрелү һәм күпкә катлаулырак элементларны ясарга өйрәнү.
Хәер, Петербург егетенең кызыксынулары спорт белән генә чикләнми – ул компьютер курсларына йөри һәм үзен программалаштыруда сынап карый, шулай ук алдагы халыкара ярышларда башка илләрдән килгән спортчылар белән аралашу өчен инглиз теле репетиторы белән шөгыльләнә.