Яңалыклар
Рәсми хроника

2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына төгәл бер ел калды

Казан, 2021 елның 22 гыйнвары: Special Olympics International, Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хәбәр итүләренә караганда, нәкъ бер елдан соң, 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Әлеге ярышларда 107 илдән килгән мөмкинлекләре чикләнгән 2000 атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак. Шулай ук аларга якынча 3000 волонтер һәм бар дөньядан җыелган 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен иң абруйлы спорт чараларының берсе. Уеннар Special Olympics (Махсус Олимпиада) глобаль хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып тора һәм инклюзив дөнья тудыруга һәм Россиядә үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне социаль яраклаштыруга юнәлдерелгән. Олимпия уеннарының чын кыйммәтләре гәүдәләнеше буларак, Бөтендөнья Махсус уеннар дөньядагы сәяси вәзгыятькә бәйсез рәвештә уздырыла. Нәкъ менә шуңа күрә Уеннарда медальләр зачеты һәм илләр арасында узышу ярышлары юк. Аларның миссиясе – акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә үзләренең спорт сәләтләрен һәм талантларын күрсәтү өчен тигез мөмкинлекләр, ә гади кешеләргә, тулаем алганда, Хәрәкәт һәм инклюзив культура белән танышу, аның бер өлеше булу мөмкинлеге тәкъдим итеп, инклюзив җәмгыять үсешенә өлеш кертү.

Ольга Слуцкер, Россиядәге Махсус Олимпиаданың президенты: “Без спорт, беренче чиратта, шатлык һәм яхшылык мохите тудырырга өнди, каршылыкларны һәм стереотипларны җимерә дип ышанабыз. Интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә җәмгыятьтә яраклашырга ярдәм итү кебек әһәмиятле тема турында сүз барганда, фикер каршылыклары икенче планга күчә. Без һәм барлык илләр бар дөньяда уртак инклюзив культура төзү өчен көчләребезне берләштерергә тиеш”.

2022 елдагы Уеннар Россиядә Special Olympics International эгидасы астында узачак  беренче халыкара чара булачак. Алар 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда – халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар үткәрү буенча зур тәҗрибәгә ия шәһәрдә узачак. Соңгы ун ел эчендә Татарстан башкаласы зур әһәмитякә ия әллә ничә спорт һәм социаль чаралар уздырды, бу – 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада, 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы FINA дөнья чемпионаты, 2018 елда Россиядә узган FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты, Эшче һөнәрләр буенча 45 нче дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan 2019 һ.б.

Мэри Дэвис, Махсус Олимпиаданың президенты: “Безнең хәрәкәтнең барлыкка килүенә инде илле елдан артык, һәм без 2022 елдагы Бөтендөнья кышкы уеннарны үткәрү хокукын Россия һәм Казанга тапшыруыбызга бик шатбыз. Казан үзен зур спорт чараларын иң югары дәрәҗәдә кабул итәргә һәм оештырырга сәләтле шәһәр итеп танытты. Шуңа күрә без Олимпиада 2022 спортчыларыбызга ярышларда катнашулардан һәм җиңүләрдән яңа шатлыклы хисләр бүләк итәр, ә бар дөнья алар белән бу шатлыкны уртаклаша алыр дип уйлыйбыз”.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты: “Спортка чик дигән нәрсә таныш түгел, һәм махсус Олимпия уеннары үткәрү – моңа ачык дәлил. Оештыручылар алга сөрүче игелекле миссия, тулаем алганда, Татарстанның да төп принципларын чагылдыра – бу һәркем өчен тигез мөмкинлекләр. Республика һәрвакыт үзенә ышандырган һәр чарага зур җаваплылык белән карый, һәм, ышаныгыз, 2022 елдагы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннары да искәрмә булмас”.

Бөтендөнья уеннар программасы 7 спорт төреннән тора: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү.
2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының тәкъдим итүче партнеры буларак Coca-Cola компаниясе чыгыш ясый.

Энди Бакингем, Coca-Cola Russia генераль менеджеры: “Coca-Cola халыкара дәрәҗәдә Махсус Олимпиаданың партнер-оештыручысы һәм 1968 елдан бирле аның спонсоры булып тора. Coca-Cola Russia 2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының партнеры сыйфатында чыгыш ясау карарын рәсми рәвештә раслаган беренче бизнес-структура булды.


Инде февральдән башлап, тест ярышлары кысаларында без Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы катнашучыларын эчемлекләр белән тәэмин итәчәкбез. Булачак уеннар инклюзив җәмгыять формалаштыруга һәм һәркем өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга тагы бер зур адым булыр дип уйлыйм. Биредә аеруча бизнес һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге мөһим, һәм мин алда көтелүче спорт бәйрәме спорт белән шөгыльләнүгә чикләүләр юклыгына гына түгел, ә үзара аңлашуның беркайчан да булмаганча мөһимлегенә мисал булачак дип уйлыйм”.

Төп ярышлардан кала, Уеннар үз эченә үсеш үзенчәлекләренә ия һәм ия булмаган спортчыларны катнаш командаларга берләштерүче юнифайд-активлыклар кебек инклюзив спорт үстерү буенча өстәмә инициативаларны; үсеш үзенчәлекләренә ия 2-7 яшьлек балалар өчен “Яшь атлетлар” күнекмәләр программасын, акыл ягыннан артта калган һәм шактый физик кимчелекле кешеләргә күнекмәләр ясату өчен MАТР (Motor Activity Training Program) тернәкләндерү программасын ала. Моннан тыш, Уеннар кысаларында Уеннар үткәрүдә тәҗрибә алмашу буенча гыйльми һәм һөнәри чаралар, аерым алганда, Халыкара яшь лидерлар саммиты, Гаиләләр форумы, Эшлекле программа һәм “Обозреватель” программасы узачак.

Россия җыелмасын 2022 елда үтәчәк Уеннарга тулыландыру максаты белән 2021 елда берничә сайлап алу ярышлары узачак. Әйтик, 2021 елның 3-8 февраль көннәрендә Казанда тест ярышлары сыйфатында Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы 2021 үтәчәк. Ярышлар 2022 елгы Уеннар программасына кертелгән 6 спорт төре (флорболдан кала) буенча узачак.

Халыкара ярышлар башланырга бер ел калган көнне Оештыру комитеты Instagram, Facebook һәм Vk.com платформаларында Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 аккаунтлары ачылу турында хәбәр итте. Хәзер Уеннарга әзерлек барышы хакындагы соңгы яңалыклар белән проектның әлеге ресурслардагы битләреннән танышып була: Facebook, Instagram, VK.

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәфт. Без барлык кешеләрнең спорт һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең FacebookYouTubeInstagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

Россиянең Махсус Олимпиадасы турында

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсендә акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк Махсус Олимпиаданың булачак катнашучыларының күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs.