Яңалыклар
Спорт Спартакиада

Роман Зиннуров: “Махсус Олимпиада миңа тормыш, спорт һәм дуслык бирде”

Инде дүрт ел Санкт-Петербургның Махсус Олимпия комитетының иң күп медальләр яулаган атлеты Роман Зиннуров бозда Анна Яковлева белән парлап шуа. Фигуралы шуу белән ул 20 елдан артык шөгыльләнә һәм әлеге спорт төрен ташларга җыенмый. “Миңа бик ошый!” – ди атлет.

Фигуралы шууга Роман очраклы рәвештә эләккән дисәң дә була. 90 нче еллар башында аларның мәктәп-интернатларына Махсус Олимпия комитеты тренерлары килә. Берничә укучыны сайлап алгач, аларга яхшы биюче тагы бер егеткә күз салырга киңәш итәләр. “Мин физкультура һәм спортны чынлап ярата идем. Алар миңа “пистолет” ясарга тәкъдим иттеләр, һәм минем килеп чыкты”, – дип өскә төшерә Роман. Дәресләр башта залда үткән, аннары боздагы күнекмәләр башланган – иң элек хоккей тимераякларында, аннары фигуралы шууныкында.

1993 елның мартында Роман беренче тапкыр халыкара ярышларга –Австриядә үткән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына бара. “Мин анда Олег Протопопов һәм Людмила Белоусованы очраттым. Ул вакытта мине өченче дәрәҗәгә билгеләделәр. Һәм Протопопов миңа арткы дугалар ясарга булышкан иде”, – дип сөйли спортчы.

Моннан соң ул АКШ, Япония, Көньяк Кореяда узган Махсус кышкы Олимпия уеннарында катнаша, тик аңа иң күбе 1997 елда Торонтога булган сәяхәт ошый. Нәкъ менә анда, ярышларда, ерак арага карамастан, әле бүген дә дәвам итүче дуслыкка нигез салына.
Канадада узган ярышларда Роман беренче урынны яулый. Аның чыгышы бик тә бер америкалы спортчыга ошый. “Брэндон минем ничек яхшы итеп шууымны күргән дә, әнисе Ренега минем белән танышасы килүен әйткән. Без таныштык та, ачык шугалакка киттек”, ­– дип әле дә җылылык белән искә Роман ул ярышларны. Яңа танышлар хатлар алыша башлаган, ә Аляскадан узган турнирдан соң Брэндон әнисе белән Романны үзләренә кунакка чакырган. Аның сүзләренә караганда, аңа мондый чакыру алу бик күңелле булган. Моннан соң ул үзенең дустында әллә ничә тапкыр кунакта була, һәм алар һәр чагында да шугалакка баралар. Брэндон да, Роман кебек үк, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Хәзер алар хат алышалар, шалтыратышалар. Роман бик тә дустының 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннарына килүен тели.

Озак вакыт Роман ялгыз фигуралы шууда чыгыш ясый, ә 4 ел элек ул Анна Яковлева белән парлап шуа башлый. Спортчы сүзләренә караганда, үзе генә чыгыш ясаганда, ул дулкынланган, аның өчен иң авыры сикерүләр булган. Аня белән чыгыш ясаганда, Роман алар бозда пар кебек күренсеннәр өчен барын да эшләргә тырыша. “Аңа кулны бирергә, бергә йөгереп барырга, аны күтәреп алырга кирәк, – дип аңлата атлет. – Барысы да безне матур пар ди. Минем тренерларым бик канәгать”.

Казанда үтүче Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасында Роман Анна белән “Ромео һәм Джульетта” дип аталган кыска программаны тәкъдим иттеләр. “Бар да килеп чыкты, бар да яхшы иде, баллар тупладык. Бу кыска программа гына булганлыктан, артык каты борчылмадык”, – дип сөйләде спортчы чыгыш ясаганнан соң. Ирекле программада аларга икеле сальхов һәм аксель ясарга кирәк булачак. “Мин бик нык дулкынланам. Көндәшләр булмаса да, миңа ни белгәнемне күрсәтергә кирәк. Сикерүнең килеп чыгуы кирәк. Синхрон рәвештә сикерергә дә кирәк, тамашачылар да канәгать булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте спортчы.


Ярышларда Роман белән Анна Олимпия уеннары чемпионы Татьяна Навкага Филипп Киркоровның “Кар” җыры астына күрсәтмә чыгыш та күрсәтергә өлгергәннәр. “Аңа бик ошады!” – дип сөйләде Роман.

Спортчылар күнекмәләрне фигуралы шуу академиясендә ясыйлар. Роман яраткан спорт төре белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, баскетбол да уйный – ул Дубайда узган ярышларда катнашырга да өлгергән.

Роман сүзләренә караганда, ярышларда спортчылар рухы сизелә, аларның күзләрендә шатлык күренә. Ә атлет үз чиратында кайвакыт барысы да килеп чыкмаган яшь спортчыларга ярдәм итә, аларны үсендереп тора.

“Миңа Махсус Олимпиада хәрәкәте тормыш, спорт, дуслык, һәм, әлбәттә, сәламәтлек бирде”, – дип ышана спортчы.